0 °С
Кар
Иглин районындагы Олы-Теләк авылының сабантуй яланында җирле фермер атлары белән кар өстендә "8 март" язмасы белән яз бәйрәменә кушылды һәм гүзәл затларыбызны тәбрикләде. Шулай итеп, киң билгеле эшкуар Хәсән Идиатуллинның ат үрчетүчеләре гадәти булмаган открытка әзерләгәннәр. Гомумән алганда, флешмобта меңгә якын ат катнашкан. Ферма башлыгы Хәсән Идиятуллин әйтүенчә, бу аның атларының мондый чараларда беренче тапкыр катнашуы түгел. Шундый ук бәйрәм котлавы 23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә әзерләнгән булган. Шундый уңган, тырыш һәм заманча шәхесләребез белән сокланасы гына кала. Афәрин, Хәсән ага!