Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
6 март 2021, 18:10

УФАДА ЯШЕНЛЕ... КАР ЯУГАН!

УФАДА ЯШЕНЛЕ... КАР ЯУГАН!

Уфада яшенле кар яуган. Бу безнең якларда сирәк метеорологик күренеш.

Ул, гадәттә, Төньяк Америкада күзәтелә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Башкортстан башкаласында мондый гадәттән тыш күренеш кичә булган. Бу вакытта урамда булган кешеләр нәрсә булганын аңламаган, шулай да видеога төшереп өлгергәннәр. "Башта яшен яшьнәде, аннары эре кар ява башлады. Күзгә күренә дип тордык, машиналар бәрелешкән дип уйладык, күк күкрәгән икән", - дип хис-кичерешләре белән уртаклаша уфалылар.

Матбугат.ру № --- | 04.03.2021
Чыганак: https://matbugat.ru
Читайте нас: