Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
6 март 2021, 18:08

Республика Башлыгы турист юллары буйлап бара

Республика Башлыгы турист юллары буйлап бара

Бүген Башкортстан Башлыгы хатыны белән бергә республика буйлап юл тотты.

Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, ул республикада гаилә белән кайда барып ял итәргә булуын ачыкларга булган.


«Бүген мин төбәк Башлыгы түгел, ә гадәти турист — без хатыным белән сезгә бу хакта сөйләячәкбез. Минем тагын бер максатым да бар - республикабызның туристик мөмкинлекләрен алга этәрәчәкмен. Алар бихисап. Карина Владимировна белән безгә ял көннәрен үткәрү мөмкинлеген белү кызыклы. Без Башкортстан буенча йөрибез!" — дип анонслаган иде бу сәфәрне Радий Хәбиров.

Ул, агымдагы ел азагына Башкортстанның төп трассалары буенда 800 фотовидеотеркәү камерасы урнаштырылачак, дип хәбәр итте. Әлеге чара юлларда үлем санын киметүгә юнәлтелгән.

"Халык миңа үпкәләмәсен. Болар барысы да ата-аналар өйләренә исән-сау әйләнеп кайтсын, балаларын кочаклап алсын, тормышларына сөенсен өчен эшләнде», - дип билгеләп үтте Башлык.

Шулай ук Радий Хәбиров республикада юл буе сервисы объектларының җитмәвенә игътибар юнәлтте. «Бездә хәзер юл буе сервисының 68 яңа объекты эшли. Барыбер җитми әле", - ди ул.

"Без Мәләвез районының искиткеч Воскресенское авылына барабыз, - дип дәвам итә Радий Фәрит улы әлеге юлъязмасын. - Ул - бай тарихи эчтәлекле уникаль урын. Аерым алганда, Көньяк Уралда беренче бакыр эретү заводларының берсе нәкъ менә шушы авылда төзелгән. Аның язмышы бик катлаулы була, берничә тапкыр яндырала. Пугачев бу заводны яулап ала һәм монда аның армиясе өчен пушкалар һәм мортирлар коела.

Сугыш вакытында монда Мәскәү сәнгать мәктәбен эвакуацияләгәннәр. Өметле балалар да, соңыннан үз рәсемнәре белән дан тотачак булачак рәссамнар да, Воскресенскоега җибәрелгән. Хәзер анда безнең Нестеров исемендәге музей филиалы урнашкан. Без аны да карарга телибез".

Фото: "Башинформ"

Читайте нас: