Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
6 март 2021, 18:37

Җәмәгать транспортында касса аппаратларын тикшерәләр

Җәмәгать транспортында касса аппаратларын тикшерәләр

Тикшерүнең беренче ике көнендә генә өч җәмәгать транспорты операторы административ законнарны бозган өчен җавапка тарттырылды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров боерыгы буенча пассажирлар белән исәп-хисап ясаганда җәмәгать транспортында кассалар куллануны тикшерү өчен профилактик рейдлар башланды. Чарада Республиканың Транспорт һәм юллар министрлыгы, Федераль салым хезмәте, Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясе һәм Дәүләт юллар идарәсе катнаша. Рейдлар касса куллану турындагы гамәлдәге законнарны бозып, пассажирлар йөртүчеләрнең касса аппаратларыннан тыш эшчәнлеген ачыклау һәм бетерүгә юнәлтелгән.

Әйтергә кирәк, рейдлар ике көн эчендә дә уңай эффектын бирде, җәмәгать транспорты йөртүчеләре пассажирлар белән хисаплашканда кассаларны активрак куллана башлаган.

Чыганак: pravitelstvorb.ru
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: