-10 °С
Болытлы
Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты, Экспортны яклау үзәге һәм Конгресс-бюросы белгечләре составындагы эш төркеме Нурсолтан шәһәрендә Казахстанда Башкортстан Вәкиллеген ачуга әзерлек максатыннан булды.
- Без Нурсолтандагы Вәкиллегебезне ачарга әзерләнәбез. Яз ахырына ул үз эшен башлаячак дип планлаштырыла. Төркия һәм Австриядә ике вәкил эшли, ә 2024 елга алар Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча сигез булачак, - дип хәбәр итте Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева.