Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
6 март 2021, 18:56

99 яшендә йөрәгенә операция ясаганнар

99 яшендә йөрәгенә операция ясаганнар

Бөек Британия королевасы Елизавета II ире Филиппның йөрәгенә операция ясалу турында хәбәр итә.

Sky News хәбәр иткәнчә, Виндзор сараеннан 99 яшьлек принц Филиппны дүшәмбе көнне "ашыгыч ярдәм" машинасында Лондонның Изге Варфоломей госпиталенә китергән булганнар.

Элегрәк киңкүләм мәгълүмат чаралары 10 июньдә 100 яшь тулачак принц Филиппны хастаханәгә салу COVID-19 белән зарарлануга бәйле дип фаразлаган иде. Хәер, бу мәгълүмат рәсми рәвештә расланмады. Шул ук вакытта гыйнварда 94 яшьлек королева Елизаветаның ире белән бергә ковидтан вакцина алуы билгеле.

Хәзер хирургия операциясе "йөрәкнең күптәнге авыруы" белән бәйле, дип аныкладылар. Принц Филипп хирургия процедурасын яхшы үткәргән. Дәваханәдә ул тагын күпмедер вакыт балачак.

Принц Филипп 1921 елның 10 июнендә Грециянең Корфу утравында туа һәм православие йоласы буенча чукындырыла. Принц Андрейның улы, Греция короле Георг 1нең оныгы. Тумыштан ук Греция һәм Дания принцы титулын йөртә. Әтисе ягыннан әбисе - Ольга Константиновна Романова - Николай I нең оныгы, әнисе Алиса - Николай II нең өчтуган сеңлесе.

Фото:euronews.com

Читайте нас: