Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
6 март 2021, 18:13

25 яшьлек кызның гомере өзелгән

25 яшьлек кызның гомере өзелгән

Әбҗәлил районында юл-транспорт һәлакәтендә 25 яшьлек кыз һәлак булган.

Башкортстанның ЮХХДИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 5 март көнне Сәрмән-Әмангилде-Баймак юлының 94 нче чакрымында булган бу коточкыч фаҗига.

21 яшьлек егет идарә иткән ВАЗ-2110 машинасы «Патриот» УАЗ белән бәрелешә. Руль артында 73 яшьлек ир утырган. Нәтиҗәдә «десятка»ның 25 яшьлек пассажиры шунда ук һәлак булган. Шулай ук 48 яшьлек пассажир һәм ике яшьлек бала да имгәнгән.

Автоинспекторлар билгеләп үтүенчә, кечкенә пассажирны үлемнән автокресло саклап калган.

Башкортстанда узган тәүлектә барлыгы 12 авария теркәлгән, аларда дүрт кеше һәлак булган һәм тагын 19ы имгәнгән.

Чыганак: Ufa.kp.ru
Фото: Ufa.kp.ru
Читайте нас: