Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
3 март 2021, 13:58

Радий Хәбиров бизнес-шерифларның эше белән бик канәгать түгел

Радий Хәбиров бизнес-шерифларның эше белән бик канәгать түгел

Узган ел, коронавирус пандемиясе булуга карамастан, Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлар саны коточкыч кимемәгән. Моңа федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге ярдәм чаралары булышты, дип белдерде хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова.

Әлбәттә, кимүләр булган. Атап әйткәндә, эшкуарлар саны 3,45 процентка азайган. Ләкин ил буенча күрсәткеч белән чагыштырганда бу – күпкә аз.

Шәхси бизнесның чагыштырмача тотрыклы калуында республиканың ярдәме зур булды, дип ассызыклады Бойцова. Әйтик, “Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм ярдәм итү” дәүләт программасы буенча 2 миллиард сум акча бүленгән. Бизнеска ярдәм итүгә юнәлтелгән муниципаль программаларга республика бюджетыннан бүленгән финанслар өч тапкырга диярлек арткан. Бу 1300 предприятиегә ярдәм кулы сузарга, 3,2 мең эш урыны булдырырга һәм 8,5 мең урынны сакларга мөмкинлек биргән.

Былтыр, 2019 ел белән чагыштырганда, 17 хакимият җирлегендә эшкуарлар артуы теркәлгән. Бу җәһәттән Федоровка (15,7 процент), Куергазы (5,6 процент) һәм Уфа (5,4 процент) районнары алдынгы бара.

Римма Бойцова әйтүенчә, эшкуарлык активлыгы буенча республиканың илнең беренче егермелеге исемлегенә чыгару өчен ярыйсы көч салырга туры киләчәк. Дәүләт комитетында үсеш программасын әзерләгәннәр. Аның кысаларында 2 меңнән күбрәк стартаплар үткәрү планлаштырыла. Креатив индустрия һәм технология эшкуарлык та үсеш нокталары булачак.

“Эшкуарлар саны буенча илдә алдынгы урында булмавыбыз мине уйландыра, – диде республика җитәкчесе Радий Хәбиров. – Әйе, шактый халык авылда яши, эшкуарлык белән шөгыльләнергә рух та күп түгелдер. Әмма бу юнәлешне үстерергә кирәк”.

Радий Хәбиров бизнес-шерифларның эше белән бик канәгать булмавын белдерде. Һәм алар белән очрашу әзерләргә кушты.

Чыганак: https://glavarb.ru
Фото: https://glavarb.ru
Читайте нас: