Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
3 март 2021, 12:16

Иртәгәсе бүген башлана

Иртәгәсе бүген башлана

Күптән түгел дистанцион форматта яшь хәбәрчеләрнең республика фестивале үтте. Анда рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Юрьевна Турабова җитәкчелегендә безнең 1нче урта мәктәп укучылары катнашты.

Без, 8 «б» һәм 10 «а» сыйныфлар укучылары – Аделина Акбашева, Диана Исмәгыйлева, Эльвира Әсфәндиярова, Рената Латыйпова, Ульяна Сарванова һәм Виолетта Юрьева көн дәвамында фестиваль эшендә катнаштык. Безнең белән секцияләрдә шөгыльләнделәр. Башкорт дәүләт университеты укытучылары һәм студентлары осталык дәресләре күрсәтте. Шулай ук фильм карадык һәм БР Журналистлар берлеге җитәкчелеге белән очраштык. Үзебезне кызыксындарган барлык сорауларга җаваплар алдык.

Фестивальдә күп кенә егетләр һәм кызлар белән таныштык. Хәзер алар белән даими элемтәдә торабыз. Яшь хәбәрчеләр фестивалендә мәктәп гәзите редакторы Лилия Юрьевна Турабова да актив катнашты. Ул өлкәннәр мәйданчыгында доклад белән чыгыш ясады.

Яшь хәбәрчеләр очрашуын оештыручыларга ихлас рәхмәт белдерәбез.

Аделина АКБАШЕВА, 8 «б» сыйныф укучысы.

Закир ВӘЛИЕВ фотосы.

Читайте нас: