Яңа көн
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
3 март 2021, 13:50

Иң уңайлы төбәк булырбызмы?

Иң уңайлы төбәк булырбызмы?

Башкортстан Хөкүмәтендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге проблемаларны җайга салу буенча киңәшмә үтте. Аны Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров алып барды.

Андрей Назаров әйтүенчә, 24 февральдә ул инспекция белән бергә Уфадагы көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыкларын карарга шәхсән үзе чыккан. Рейд барышында ул контейнерларның күзеннән тулып түгелеп утыруына, төбәк операторларының чүпне вакытында алып китмәвенә һәм башка тәртип бозу очракларына шаһит булган.

Шул ук көнне барлык район-шәһәр башлыклары да каты коммуналь калдыклар җыелу урыннарын тикшергән. Гомумән алганда, төбәк операторларының чүпне чыгару эше канәгатьләнерлек дип билгеләнгән, шулай да кимчелекләр дә шактый әле.

Киңәшмәдә калдыкларны капчык белән түгел, ә контейнерларга җыю мәсьәләсе дә каралды. Шулай ук күп фатирлы йортларда пычрак, начар ис һәм шау-шу тудыручы гамәлдәге чүп-чар үткәрү урыннарына бәйле проблема да көн кадагында кала. Мондый чүп үткәргечләрне консервацияләү мәсьәләсе буенча халык белән җыелып сөйләшү кирәклеге әйтелде.

“Һәр, хәтта иң еракта урнашкан авылда да барысы да – калдыкларны вакытында чыгарудан башлап, тирә-якны төзекләндерү эшләренә кадәр – уйланып оештырылырга тиеш. Безнең уртак бурыч – илдә иң уңайлы төбәк төзү”, – диде Андрей Назаров.

Чыганак: pravitelstvorb.ru
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: