2 мартта Уфаның мәгълүмат һәм диспетчерлык үзәге Касимовская урамындагы 6 нчы йорт янындагы коега бала кешенең егылганы турында мәгълүмат ала. Беренче булып ярдәмгә Калинин район хакимиятенең ерак районнары белән эшләү бүлегенең 31 яшьлек әйдәп баручы белгече Игорь Сәмигуллин һәм район полиция хезмәткәре килгән. Муниципалитет вәкиле баланы алырга 6 метр тирәнлектәге коега төшә.
"Бала җәрәхәтләнмәде, коткаручы кызны җилкәсенә утыртып өскә менде һәм район полициясесе хезмәткәре белән берлектә аны ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырды. 9 яшьлек кыз бернинди җәрәхәтләр дә алмады ", - дип хәбәр итә Уфаның гражданнарны яклау идарәсе.
Вакыйга кызның энеләре каршында булган. Апалары коега егылганнан соң алар өйләренә йөгерәләр һәм әнисенә бу вакыйга турында сөйлиләр. Ана кеше ашыгыч ярдәм хезмәтенә хәбәр итә. Хәзер ачык коеның кем милегендә икәнлеге ачыклана, аны вакытлыча ябып куйганнар.