Яңа көн
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общество
3 март 2021, 13:47

Азат Бадранов: Журналистларның эш хакы мәсьәләсен өйрәнәбез

Азат Бадранов: Журналистларның эш хакы мәсьәләсен өйрәнәбез

Уфада Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгының коллегиясендә журналистларның хезмәт хакы турындагы сораулар да күтәрелде.

“Тамыр” телеканалы директоры Гөлназ Колсарина фикеренчә, лаеклы эш хакы тармакка яшь кадрлар җәлеп итәргә мөмкинлек бирер иде.

“Тамыр” балалар телеканалының иң зур проблемасы – эш хакы мәсьәләсе. Хезмәт хакы түләнелсә, белгечләр булачак. Бернәрсә дә белмәсәләр дә, эшләргә теләкләре булган кешеләр килүен телим. Вуз тәмамлаган кешене урнаштырырга кирәк, вуз аңа эш тәҗрибәсе бирми бит. “Тамыр”да журфак тәмамлаган бер кеше дә юк: филологлар, биологлар, икътисадчылар һәм башка һөнәр вәкилләре бар”, – дип сөйләде коллегиядә канал директоры.

Мәдәният хезмәткәрләре профкомы вәкиле Александр Кузьменко журналист һөнәре абруен күтәрергә кирәклеген белдерде.

“Соңгы елларда массакүләм мәгълүмат чараларында эшче һөнәрләр абруен күтәрергә кирәк дип сөйлиләр. Миңа калса, журналист һөнәре престижы турында сөйләргә дә вакыт җитте. Әлеге моментта журналистларга матди ярдәм хакында уйларга кирәк. Журналистка лаеклы эш хакы түләнелсә, ул гаиләсен карый алса, престиж артачак”, – ди Кузьменко.

Коллегиядәге редакторлар әлеге вакытта хезмәткәрләренең 3-4 тапкыр артыграк нагрузка белән эшләвен әйттеләр: журналистлар басма версия өчен дә, гәзитләрнең сайтларына да материаллар әзерли.

“Журналистларның эш хакы мәсьәләсен өйрәнәбез. Хәл итәрбез”, – диде республика хөкүмәте премьер-министры Азат Бадранов. Ул Башкортстан Башлыгының Грантлар системасын да кулланырга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, ул акчаларга мәктәп укучылары арасында һөнәри конкурслар үткәрергә һәм профессионал-практиклар җәлеп итеп медиамәктәп оештырырга була.

“Шундый грантлар проекты аша профессиядә калучыларны җәлеп итү мөмкинлеге бар”, – дип исәпли Азат Бадранов.

Читайте нас: