Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
28 февраль 2021, 16:53

Юллар төзекләндерүгә өстәмә акчалар килә

Юллар төзекләндерүгә өстәмә акчалар килә

Хөкүмәт утырышында субъектларда автомобиль юлларын ремонтлауны, реконструкцияләүне һәм төзүне тизләтүгә 100 млрд сум бүлеп бирү мәсьәләсе каралды.
–Төбәкләргә юл эшләренә дип өстәмә финанслау булачак. Бу максатта барлыгы 100 млрд сум юнәлтеләчәк, аларның 27 млрд сумы 58 төбәктә кулланыштагы юл полотносын ремонтлау өчен каралган. Былтыр без юл төзелешенә өстәмә акча бүлеп бирдек. Коронавирус пандемиясенә карамастан, ул акчалар 2019 ел белән чагыштырганда, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде, – диде РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.
Шулай ук вице-премьер финанслауның калган өлеше субъектларда конкрет юл объектлары төзүгә юнәлтеләчәген билгеләп үтте.
Өстәмә финанслауның калган өлеше 2021-22 елларда Русиянең 45 төбәгендә конкрет юл объектларын төзүгә юнәлтеләчәк. Уфаның "Көнчыгыш чыгу юлы" проекты да шундый объектлар исәбендә.

Читайте нас: