Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
28 февраль 2021, 16:58

Янгыннар өзмәсен гомерләрне!

Янгыннар өзмәсен гомерләрне!

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсендә янгын чыгу очрагында кешеләрнең гомерен һәм милкен саклап калуга булышлык иткән беренче кирәк әйберләрне атадылар. Алар исәбендә: янгын сүндергеч, янгын хәбәрчесе һәм "үз-үзен коткаручы" чара. Бу хакта бүген "Русия" медиа-үзәгендә үткән матбугат конференциясендә идарә башлыгы Марат Латыйпов сөйләде.
–Автономияле датчик янгынны беренче булып тоячак. Янгынны сүндергеч тә, "үз-үзен саклаучы" да ярдәм итәчәк. Соңгысы кирәкле вакытта ачылып, башка капюшон кебек киелә, һәм төтенләү зонасыннан чыгарга ярдәм итә. Теләсә нинди батареяга ябышып тәрәзә аша эвакуацияләнергә мөмкинлек бирүче башка коткару чаралары да бар. Гражданнар коткару чараларын үзләре сайларга хокуклы, – диде ул. – Вакытында күрсәләр, янгынны бер стакан су белән дә сүндерергә була. Тик еш кына янгын көчәйгәч кенә күренә.
Марат Латыйпов сүзләренә караганда, бүгенге көнгә республикада 968 янгын теркәлгән. “Без янгыннар санының берникадәр кимүен күзәтәбез - 0,8 процентка. Янгыннарда 53 кеше һәлак булган. Бу – тулы булмаган ике ай эчендә, безнең төбәк өчен шактый зур сан. Без бу күрсәткеч буенча үсештә, узган елдагы белән чагыштырганда, өч кешегә күбрәк үлгән. Кызганычка каршы, ике бала да һәлак булды. 38 кеше җәрәхәтләнде”, – диде ведомстов җитәкчесе.
Идарә башлыгы янгын чыгуның төп сәбәпләре буларак: ут белән саксыз эш итүне (304 очрак), электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуны (271), мичне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуны (249) атады. Янгыннарның 70 % торакта һәм каралты-кураларда чыккан.
Еш кына янгыннарда пенсия яшендәге кешеләр (24 кеше), эшсезләр (13 кеше), эшче белгечлек хезмәткәрләре ( 8 кеше), инвалидлар (4 кеше), мәктәпкәчә яшьтәге балалар (2 кеше), билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр (2 кеше) һәлак булган.
Марат Латыйпов: “Бу үлемнәрнең барысын да кисәтергә мөмкин булыр иде”,– дип ассызыклады.

Читайте нас: