Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
28 февраль 2021, 21:42

Конструктив диалог төзеләчәк

Конструктив диалог төзеләчәк

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов белән очрашты. Алар IT, медицина һәм шәһәр белән идарә итү технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

– Башкортстан өчен Санкт-Петербургның цифрлаштыру өлкәсендәге югары дәрәҗәдә тормышка ашырылучы тәҗрибәсе кызыклы. Без әле үз Төбәк белән идарә итү үзәген оештыруны тәмамлыйбыз һәм Санкт-Петербург белгечләренең иң яхшы тәҗрибәләрен кулланырга телибез, – диде Андрей Назаров.

Александр Беглов бу өлкәдә хезмәттәшлек Башкортстан Республикасына төбәкне цифрлаштыру планын тормышка ашырырга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде. Очрашуда шулай ук туризм өлкәсендә хезмәттәшлек буенча фикер алышу булды. Санкт-Петербург һәм Башкортстан, илнең эчке туризмын үстереп, Русиянең төрле төбәкләреннән күпсанлы туристларны җәлеп итә.

Александр Беглов Санкт-Петербург Башкортстан белән конструктив диалог төзергә әзер дип ассызыклады.

– Без - күптәнге дуслар. Башкортстан блокада вакытында ленинградлыларны кабул итте, аларга ярдәм күрсәтте. Республика бүген дә ветераннарга һәм блокадникларга ярдәм итә, – дип билгеләде ул.

Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: