Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
28 февраль 2021, 17:00

Безнең "Искәндәр" - иң яхшысы

Безнең "Искәндәр" - иң яхшысы

Русия оборона министрлыгы "Искәндәр" оператив-тактик ракета комплексы Таулы Карабахта хәрби конфликт вакытында файдаланылмады, дип белдерде. Ул Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинянның "Искәндәр"нең эшләмәве турындагы белдерүенә карата шундый җавап бирде.
РФ оборона министрлыгы вәкиле Игорь Конашенков белдерүенчә, Пашинянны ялгыштырганнар, шуның нәтиҗәсендә, ул дөрес булмаган мәгълүмат әйткән. Конашенков ракеталарның бөтен хәрби запасы Әрмәнстанның хәрби келәтләрендә ята, дип тә өстәгән.
Оборона министрлыгы вәкиле, Сүриядә халыкара террористик төркемнәргә каршы барган сугыш шартларында "Искәндәр"нең күп тапкыр һәм уңышлы файдаланылуын әйткән. "Бу безгә Русиядә җитештерелгән "Искәндәр-Э" ракета комплексы үзенең классында дөньяда иң яхшысы булып санала дип әйтергә тулы нигез бирә. Моны бөтенесе дә таный", - дигән Конашенков.
Пашинян исә 23 февральдә "Искәндәр"нең эшләмәве турында белдергән иде. Ул Әрмәнстанның элеккеге президенты Серж Саргсянның, Таулы Карабахта барган сугышның дүртенче көнендә үк "Искәндәр"ләрне кулланырга кирәк иде, дип әйтүенә җавап итеп, Русия ракеталары "файдалану өчен яраклы түгел" һәм тулысынча шартламыйлар, дип әйткән булган.

Читайте нас: