Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
28 февраль 2021, 21:39

Башкортстанда ничә сум пенсия алалар?

Башкортстанда ничә сум пенсия алалар?

Башкортстанда пенсиянең уртача күләме 2021 елгың 1 гыйнварына 15256 сум тәшкил иткән. Бу – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 837 сумга күбрәк, дип хәбәр итәләр Башстаттан.

Пенсионерларның күпчелеге яки 1,077 миллион кеше страховка пенсиясе ала. Безнең төбәктә аның уртача күләме әле 15714 сумга тиң. Бу – былтыргы белән чагыштырганда 866 сумга күбрәк.

Дәүләт пенсиясе алучылар саны азрак – 98 мең тирәсе. Алар уртача 10242 сум акча ала, диләр статистика хезмәткәрләре.

Әйткәндәй, республикада пенсионерлар саны бер ел эчендә 1,190 миллионанн 1,175 миллион кешегә кимегән.

Читайте нас: