Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
27 февраль 2021, 17:12

Русиядә автомашиналарга техник карау үткәрү тәртибен үзгәртүне кичектерделәр

Русиядә автомашиналарга техник карау үткәрү тәртибен үзгәртүне кичектерделәр

Русиядә автомашиналарга техник карауны үзгәртелгән тәртиптә үткәрү агымдагы елның 1 октябреннән башланыр дип көтелә.

РФ Министрлар Кабинеты техник карау барышында мәҗбүри рәвештә фотофиксацияләүне кертүне 2021 елның 1 мартыннан 1 октябренә күчерде. Бу хакта РФ премьер-министры Михаил Мишустин белдергән.

"1 марттан безнең илдә автомобильләргә техник карауның яңа тәртибе үз көченә керергә тиеш иде, электрон диагностика карталарын, фотофиксация кертү, профильле бизнес эшенә йогынты ясый торган башка процедураларны кертү күз уңында тотылды», — дип белдергән Михаил Мишустина

»”Килеп туган вәзгыятьтә техник карауның яңа тәртибен кертү вакытын 1 октябрьгә кадәр кичектерергә кирәк", — дип ассызыклады Хөкүмәт башлыгы. Аның сүзләренә караганда, 1 октябрьдән яңа кагыйдәләр буенча процедура вакытында

Шулай итеп, киләчәктә автомобильнең төзек булмавы өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре машинаның диагностик картасын гамәлдән чыгарыра, аны чираттан тыш техник карауга җибәрә алачак.. Моннан тыш, мондый кырыс җәза өчен автомашинадагы кимчелекләр исемлеген шактый киңәйтәчәкләр.

Моннан тыш, техник карау процессын контрольдә тотуны көчәйтәчәкләр. Процедура вакытында автомобильне фотога төшерәчәкләр, техни к карау узу турында мәгълүмат фото белән бергә махсусбазага тапшырылачак, ә диагностика картасын цифрлы имза белән саклаячаклар.

Фото скриншот из auto.mail.ru
Читайте нас: