Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
26 февраль 2021, 23:22

Яңа түләүләр көтеләме?

Яңа түләүләр көтеләме?

Озакламый мохтаҗларга акча бирәчәкләр, ди...

Русиялеләрнең кайбер категорияләре Дәүләт думасына сайлаулар алдыннан яңа пособиеләр һәм түләүләр алырга мөмкин. Русия Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, Икътисад институтының фәнни җитәкчесе Руслан Гринберг әнә шундый фикер белән уртаклашты.

“Көзге сайлаулар алдыннан гражданнарга Халык иминлеге фондыннан (ФНБ) акча күчереләчәк", — диде икътисадчы. Аның фикеренчә, фонд күләме узган елда ике тапкыр арткан.

Дәүләт думасы депутаты, Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб та яңа түләүләр булу ихтималлыгын искәртте. « ФНБ Русиягә һәм Русия гражданнарына, аларның икътисади иминлегенә янаган теге яки бу өзеклек очрагында берничә тапкыр файдаланылыр дип уйлыйм", - диде Бессараб һәм, ярдәм күрсәтеләчәк, әмма ярдәм сайлаулар белән бәйле булмаячак, дип ассызыклады.

Депутат искәртеп узганча, пандемия аркасында ФНБдан акча алырга туры килгән. Аннан гражданнарга һәм бизнеска ярдәм күрсәтелде, шул исәптән фонд ярдәме белән дефицитлы бюджетны баланслый алдык, диде депутат. Күптән түгел Reuters агентлыгы Русия гражданнарына социаль түләүләрнең яңа пакеты әзерләнүен хәбәр итте. Бу максатта 500 миллиард сум тирәсе акча тотынырга мөмкиннәр. Ләкин Русия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергәнчә, бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.

Фото:pixabay.com

Читайте нас: