Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
26 февраль 2021, 23:16

Ковид белән кайчан хушлашырбыз?

Ковид белән кайчан хушлашырбыз?

Нинди чикләүләр саклана?

COVID-19га каршы тору буенча оператив штаб утырышы нәтиҗәләре буенча Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.
Документның яңа редакциясенә ярашлы, 65 яшьтән өлкәннәр, шулай ук хроник авырулары булганнар өчен мотлак үзизоляция режимы 11 мартка кадәр саклана. Җитәкчеләр өчен хезмәткәрләрне Русия Федерациясе чикләренә һәм коронавирус буенча имин булмаган төбәкләргә командировкаларга җибәрү, шулай ук чит ил гражданнарын җәлеп итеп чаралар үткәрү буенча чикләүләр бетерелде.
Мәгариф учреждениеләрендә йогышлы авыру билгеләре булган хезмәткәрләрне ачыклау һәм аларның эш һәм уку урыннарында булмавын контрольдә тоту мотлак.

Башка чирләргә дә игътибар зур

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров эш сәфәре вакытында Сибай үзәк шәһәр дәваханәсендә булды. Анда Төбәк кан тамырлары үзәге ачылды. Үзәк базасында кискен коронар синдромлы авыруларга махсус медицина ярдәме күрсәтеләчәк.
Үзәкнең структурасында кардиология һәм рентгенэноваскуляр бүлекләр каралган. Рентгенохирургия операция бүлмәсе заманча ангиографик комплекс белән җиһазландырылган. Бу кан тамырларына югары технологик операцияләрнең киң спектрын башкарырга мөмкинлек бирә. Мондый профильдәге операция бүлмәсе Сибай медицина округы территориясендәге кискен кан тамырлары катастрофалары булган пациентларга махсус медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелгән бердәнбер урын булып тора.
Андрей Назаров билгеләвенчә, пандемия шартларына карамастан, республикада сәламәтлек саклауның башка тармаклары да игътибарсыз калмый. Сибайда кан тамырлары үзәге ачылу моның чагу мисалы булып тора.
– Урал аръягында яңа объектлар төзү буенча безнең планнар зур. Урал аръягының башкаласы буларак, Сибай республика Башлыгы Радий Хәбировның һәм Хөкүмәтнең даими игътибар үзәгендә тора. Бүгенге килүемдә дә биредә кан тамырлары үзәге ачуыбыз белән бәйлелек күп. Сибай табибларының хәзер заманча ангиограф ярдәмендә дәвалау мөмкинлеге булуына шатмын. Бу безгә үлем очракларын сизелерлек киметү мөмкинлеген бирә, – дип ассызыклады Премьер-министр.

Пандемия бер елдан бетәрме?

Яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе 2022 ел башында бетәргә тиеш, дип белдергән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа төбәк бюросы башлыгы Ханс Клюге.
Аның сүзләре “Российска газета”да китерелгән: “Иң начар сценарий артта калды. Инфекция тарала гына башлаган 2020 ел белән чагыштырганда, хәзер без вирус турында күбрәк беләбез”.
Ханс Клюге ассызыклавынча, вирус кешеләр арасында калачак, ләкин чикләүләр кирәкмәячәк. Шулай да ул моның фараз гына булуын да билгеләгән, хәлнең ничек буласын беркем дә төгәл әйтә алмый.

Бары тик патшасыннан...

Яши-яши бу дөньяда
Күпме вирус күрәсең...
Көчле булсаң – савыгасың,
Көчсезләнсәң – үләсең.
Таҗлы вирус...
Монысы ни?..
Монысы – яңа икән.
Уф, монысы бик куркыныч,
Бигрәкләр яман икән.
Савыкмыйсың икән кайчак
Нинди дару кабып та.
Үлә икән кайчак сине
Дәвалаган табиб та.
Һәм менә йөрибез бүген
Авыз-борын капланып –
Вирустан кешене саклап
Һәм үзебез сакланып.
...Йоктылар гади вируслар –
Савыктым барысыннан.
Ә аннары яши бирдем
Гомерем мәңгелек сыман.
Үлмәдем,
Үлмәм вирусның
Таҗлысы, башкасыннан –
Үләрмен үлсәм вирусның
Әйе, тик патшасыннан!..
Нәҗибә Әминева.

Читайте нас: