Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
22 февраль 2021, 23:10

Күпфатирлы йортта газ баллоны шартлаган

Күпфатирлы йортта газ баллоны шартлаган

Республиканың Туймазы шәһәрендәге Комаров урамындагы биш катлы бинада шартлау булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, кирпеч күпфатирлы йортта яндыргыч өчен газ баллоны шартлаган.

Янгын сүндерүчеләр коридорга һәм фатирга алып барган подъезд өлеше, ишек белән бергә өлешчә җимерелүен ачыклыйлар. Бәхеткә ачык яну булмый, яраланган, үлгән кешеләр юк. Подъездда яшәүче 45 кеше эвакуацияләнгән, шул исәптән 3 бала. Хәзерге вакытта һәркем үз фатирына кайткан. Вакыйга сәбәпләре ачыклана. Газ баллонының зур булмавы гына олы фаҗигадән саклап кала. Газ хезмәте белгечләре тикшергәннән соң, газ плитәсе һәм челтәрендә бернинди җитешсезлек табылмаган.

Чыганак: Башинформ
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Читайте нас: