Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
21 февраль 2021, 21:17

"Оста куллар"

"Оста куллар"

Кушнаренко районы Солтанай авылында яшәүче Рәйсә Каюм кызы Минибаева өчен тегү, чигү, бәйләү, үрү– һәммәсе яраткан шөгыль. Ул аларның барысын да бик оста башкара. Һәр эшенә күңеленең бер өлешен салып эшләгәнгәдер искиткеч матурлык тудыра. Рәйсә ханым иртә яздан кара көзгә кадәр бакча эшләре белән мәш килә. Нинди генә чәчәкләр үсми аның бакчаларында?!

“Ходай биргән осталык. Һәм мин үз кулларым белән нидер эшли алуыма бик шатмын. Иҗатка илһам төрлечә килә. Кайвакыт җепнең ошаган төсен күрү дә җитә. Матур-матур нәрсәләр уйлап чыгару үзе кызык. Кул эшләремне туганнарыма һәм якыннарыма бүләк итәргә яратам”,– ди Рәйсә ханым.

Читайте нас: