Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
21 февраль 2021, 21:26

Кушнаренкода өйләнүчеләр агачы үсә

НАЦПРОЕКТЫ — ГОМУМДӘҮЛӘТ ПРОЕКТЛАРЫКушнаренкода өйләнүчеләр агачы үсә

Яңа өйләнешүчеләр агачка йозаклар элеп, йөрәкләрен мәңгелеккә тоташтырачаклар.

Кушнаренкода, “торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, мәдәни-спорт комплексы янындагы җәмәгать территориясен төзекләндерәчәкләр. Бу хакта Башкортстанның Кушнаренко районы хакимиятендә хәбәр иттеләр.

Муниципалитетта ассызыклауларынча, тиздән мәдәни-спорт комплексы бинасы территориясе яңача булачак. Аның уң ягында өйләнешүчеләр өчен мәйдан барлыкка киләчәк. Биредә тормыш, үсеш һәм хисләрнең ныклыгын гәүдәләндерүче “мәхәббәт” һәм “яңа өйләнешүчеләр агачы” урнаштырылачак.

Яңа өйләнешүчеләр агачка йозаклар элеп, йөрәкләрен мәңгелеккә тоташтырачаклар.

"Мәхәббәт" хәрефләре артында фонтан урнашкан. Аны төзекләндерәчәкләр. Моннан тыш, мәдәни-спорт комплексы территориясенең бер почмагында кечкенә генә амфитеатр барлыкка киләчәк. Монда иркен һәм уңайлы ял итү урыннары булачак. Мәдәни-спорт комплексы каршындагы калган территорияне зур булмаган газон һәм клумбалар ясап, куаклар утыртачаклар. Территориянең бу өлеше тыныч ял итү өчен билгеләнәчәк”, – дип белдерделәр район хакимиятендә.

Таш сыннар паркын төзекләндерүгә һәм Кушнаренкода сувенир продукциясен сату ноктасын оештыруга җирле эшкуар 4 миллион сумга якын акча юнәлдерергә планлаштыра.

Паркны төзекләндерү проектын Кушнаренко районы хакимиятендә узган “Эшкуарлык сәгате”ндә тәкъдим иттеләр. Проект инициаторы аны 2021 елда тормышка ашырырга планлаштыра.


Фото: bashinform.ru
Читайте нас: