Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
21 февраль 2021, 21:19

Андрей Назаров Сибайга барган

Андрей Назаров Сибайга барган

Кичә Хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров эшлекле сәфәр белән Сибайга барды. Ул анда шәһәр дәваханәсе нигезендә кан төбәк тамырлары үзәге ачылу тантанасында катнашты һәм 2020 ел йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде.

Премьер-министр сәфәренең тәүге ноктасы – Сибай үзәк шәһәр дәваханәсе. Анда кичә Төбәк кан тамырлары үзәге ачылды. Үзәк нигезендә кискен коронар синдромлы авыруларга махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Кан тамырлары үзәгендә кардиология һәм рентгенэноваскуляр бүлекләр каралган. Рентгенэноваскуляр бүлектә рентгенхирургия операционные бар. Ул заманча ангиограф комплексы белән җиһазландырылган. Бу югары технологияле тирән кан тамырлары операцияләре ясарга мөмкинлек бирә. Сибай медицина округында мондый профильдәге бердәнбер операционный бу.
Эшлекле сәфәрнең киләсе объекты – БДУның Сибай институты (филиал). Биредә коллективка яңа директор – Илдар Хәмитовны тәкъдим иттеләр. Моңа кадәр ул Сибай педагогия колледжы директоры булып эшләгән.
Шул ук көнне Андрей Назаров Сибай шәһәре округының Шәһәр Советы сессиясе утырышы эшендә катнашты. Үзенең докладында Андрей Назаров шәһәр округларын комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча Сибайның 6 урын алуын әйтте.

Чыганак: pravitelstvorb.ru
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: