Яңа көн
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
19 февраль 2021, 12:00

Осталыкларын күрсәттеләр

Спорт Осталыкларын күрсәттеләрБалалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә мәктәп укучыларының XXIII Спартакиадасы кысаларында районының белем бирү учреждениеләре командалары арасында мини-футбол буенча ярышлар узды.

Бәйге ике төркемдә барды: беренчесендә – авыл биләмәләре, икенчесендә район үзәге мәктәпләре командалары көч сынашты.

Уеннар бик көчергәнешле барды, чөнки беркем дә бирешергә теләмәде. Команда әгъзалары яхшы физик әзерлек һәм туп белән идарә итү осталыгын күрсәтте.

Нәтиҗәләре чыгарылганнан соң урыннар түбәндәгечә бүленде: авыл мәктәпләре арасында җиңүне Карача-Елга авылы футболчылары яулады, икенче урында – калтайлылар, өченчедә – искекамышлылар. Кызлар командалары арасында Калтай авылы спортчыларына тиңнәр табылмады, Иске Камышлы – икенче, Иске Кормаш мәктәбе өченче урында. Район үзәгенең егетләр командалары арасында 1нче Кушнаренко урта мәктәбе – беренче, гимназия икенче урынга чыкты. Кызлар арасында гимназия – беренче, 1нче урта мәктәп икенче булды.

Читайте нас: