Яңа көн
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
19 февраль 2021, 17:50

-35 градуска кадәр суытачак

-35 градуска кадәр суытачак

Башкортстанда алдагы көннәрдә тагын да салкынрак булачак, дип фаразлый синоптиклар.

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген, 19 февральдә, болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы кар явачак. Юлларда – бозлавык, кар сырынтылары. Төньяктан искән җил җайлап көньяк-көнбатыштагысы белән алмашачак. Көндез һава температурасы -13, -18 градус булачак.

Шимбә, 20 февральдә, шулай ук кар явачак. Җил көнбатыштан исә. Термометр баганалары төнен -20, -25, аязытканда -27, -32 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -15, -20 градус көтелә.

Якшәмбе, 21 февральдә, урыны белән кар явачак. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исәчәк. Һава температурасы төнен -25, -30, аязытканда -35 градус булачак. Көндез термометр баганалары -17, -22 градус тирәсендә торачак.

Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: bizbi.ru
Читайте нас: