Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
18 февраль 2021, 11:00

Ватан сакчысы көненә багышлап

Спорт Ватан сакчысы көненә багышлап«Сәламәтлек» комплексы бассейнында Ватан сакчысы көненә багышланган беренчелек үтте.

Балаларда Ватан сакчыларына карата ихтирам, туган җиребезгә сљю тәрбияләү – чараның төп максаты. Бирегә Кушнаренко һәм Бүздәк районыннан төрле яшь категориясендәге 55 спортчы җыелды. Кызлар да, малайлар да ирекле стильдә 50 метрга узышты.

Йөзү осталарын һәм килгән кунакларны баш судья Булат Гыйләҗев сәламләде. Ул һәммәсенә дә ныклы тазалык һәм яхшы нәтиҗәләр теләде.

Ярыш күрсәткечләрен йомгаклаганнан соң 8-9 яшьлек кызлар арасында кушнаренколылар София Багданова – беренче, Диана Хаматдинова – икенче, Илина Әминева өченче урыннарны яулавы ачыкланды. Шул ук яшь категориясендә малайлар арасында җиңү пьедесталына Бүздәк районы спортчылары – Тимур Әхмәдиев, Тимур Гыйләҗев, Самир Махиянов менде. 11-12 яшьлек кызлар арасында Азалия Галимова– беренче, Юля Минниханова (Бүздәк) – икенче, Диана Садыйкова өченче урыннарны бүлештеләр. Шул ук яшь категориясендәге егетләр арасында беренче урынны Никита Шиков яулады, Фаиз Ханов – икенче (Бүздәк), Радмир Хәбибуллин өченче булды. Унөч-ундүрт яшьлекләр арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: кызлар беренчелегендә – Альвина Минниханова (Бүздәк) – беренче, Аделина Хәкимова – икенче, Әминә Мөдәррисова – өченче; егетләр арасында – Нурислам Акбиров – беренче, Радмир Батыров (Бүздәк) – икенче, Марк Айвазашвили – өченче урыннарда. Унбиш-уналты яшьлекләр категориясендә беренчелекне Бүздәк районы спортчылары Дарья Маркелова һәм Шамил Хәеров алды. Бу категориядә безнең Урал Барыев өченче урынга чыкты.

Барлык җиңүчеләргә медаль һәм грамоталар тапшырылды.

Денис БУЗАНОВ.

Читайте нас: