Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
18 февраль 2021, 12:49

РЕСПУБЛИКАГА КЫЙММӘТ ДАРУЛАР КАЙТАРЫЛА

РЕСПУБЛИКАГА КЫЙММӘТ ДАРУЛАР КАЙТАРЫЛА

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы арка-мускул атрофиясен дәвалау өчен “Спинраза” препаратының янә 36 төргәген алачак.

Контракт бәясе 203 миллион сумга бәяләнә. Моңа кадәр Сәламәтлек саклау министрлыгының әлеге даруның 45 төргәген алуы турында хәбәр ителгән иде. Республикада барлыгы бу диагнозлы 42 пациент яши.

Үткән елның ноябрендә арка-мускул атрофиясен дәвалау өчен “Спинраза” препаратының тормыш өчен мөһим булган дарулар исемлегенә кертелүе билгеле булды.

Бу авырудан дәвалануның беренче елында пациентка алты флакон дару кирәк. Алдагы елларда – елына өч флакон. Әлеге чирдән гомер буе дәвалану таләп ителә.

Фото: genetics-info.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Respublikaga-kiymm-t-darular-kaytarila-680669/
Читайте нас: