Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
18 февраль 2021, 12:43

Күңелле хәбәрләргә өметләнеп

Күңелле хәбәрләргә өметләнеп

Кеше тормышының иң мөһим вакыйгалары ЗАГС бүлеге аша уза. Туу, туй, аерылышу һәм үлем – бу очракларда бөтен юллар бирегә алып килә. Шушы көннәрдә монда узган елга йомгак ясадылар. ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлсинә Фазлыйәхмәтова кыскача аның нәтиҗәләре белән безне дә таныштырып үтте.
Өйләнү-кияүгә чыгу күренешләре берникадәр кими төшкән. Узган ел йөз никах теркәлгән, бу күрсәткеч алдагы ел белән чагыштырганда 21гә ким. Моңа, мөгаен, карантин һәм массакүләм чаралар үткәрүләр сәбәпче булгандыр.
Узган ел 67 никах таркалгын. 2019 ел белән чагыштырганда бу да 20гә азрак.
Шунысы сөенечле, районда озын гомерле гаилә парлары да шактый. Бу якташларыбыз горурлык хисе уята. ЗАГС бүлеге узган елны илле һәм алтмыш ел бергә гомер кичерүче 28 парны хөрмәтләп үтте.
Баласыз гаилә – фәрештәсез оҗмах, диләр. 2020 ел сабыйлар тууы белән артык мактана алмый. Районыбызда нибары 221 бала дөньяга килде. Алдагы ел белән чагыштырганда 4 сабыйга азрак. Аларныћ яртысыннан артыгы гаиләдә 1нче, 2нче һәм 3нче бала булып туган.
Тимур, Ислам, Әскәр, Камила, Амелия, Ясминә – узган елда туган балаларга бирелгән исемнәр арасында иң киң таралганнары. Гадәттәгечә, исем белән шаккатырырга омтылучы ата-аналар да очрый. Болар – Эсмира, Нарина, Айдана, Амил, Алихан, Савелий.
Елдагыча исем алыштырырга теләүчеләр дә бар. ЗАГС бүлегенә мондый теләк белән унөч кеше мөрәҗәгать иткән.
Күңелсез статистиканы игълан итсәк, барлыгы 432 үлем теркәлгән. Кызганычка, бу күрсәткеч алдагы елга караганда 77гә күбрәк.
2020 ел тарихта калды... Яңа 2021 ел райондашларыбызга мөмкин кадәр уңай хәбәрләр алып килер, күңелле вакыйгаларга бай булыр дип өметләнәбез. Яшь гаилә парлары барлыкка килеп, аларны яңа туган сабыйлар сөендерсен!

Читайте нас: