Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
17 февраль 2021, 13:24

Спартакиада кысаларында

Спорт Спартакиада кысаларындаФизкультура-савыктыру комплексында укучылар спартакиадасы кысаларында башлангыч сыйныфлар арасында йөзү буенча ярыш үтте.

Бу көнне районның 33 башлангыч сыйныф укучысы иң көчле йөзүчене һәм иң яхшы йөзү командасын билгеләү өчен стартка басты. Алар ирекле стильдә илле метр араны ерып чыгарга тиеш иде.

Йөзү нәтиҗәләре катнашучыларны үзләрен дә, аларның җанатарларын да сөендерде.

Шәхси беренчелектә кызлар арасында гимназия укучысы Азалия Галимова беренче урынны яулады, София Багданова (1нче урта мәктәп) – икенче, Алия Арсланова (1нче урта мәктәп) – өченче. Егетләр арасында Радмир Хәбибуллин (1нче урта мәктәп) – беренче, Самира Насретдинов (гимназия) – икенче, Тимур Габдрәкыйпов өченче булды.

Иң яхшы командаларны билгеләү өчен һәр командадан иң яхшы җиде күрсәткечләрен кушып билгеләделәр. Барлык исәпләрдән соң 1нче урта мәктәп – беренче, гимназия командасы икенче урынга чыкты.

Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар белән бүләкләнде.

Денис БУЗАНОВ.

Читайте нас: