Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
16 февраль 2021, 00:02

Гомер озынлыгын арттыру турында нигә сүз юк?

Гомер озынлыгын арттыру турында нигә сүз юк?

Бүген Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмә вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БРның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванованың Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елын үткәрүгә багышланган докладын кызу критика утына тотты.

Ивановага мөрәҗәгать итеп, Хәбиров: “доклад бернигә дә ярамаслык” дип белдерде. Башлыкның төп ризасызлыгы шунда иде: министр төбәктә үлем күрсәткечен киметү буенча тәгаен чаралар тәкъдим итмәгән.

“Мин бит сезгә рус телендә әйттем, төп максат – үлем күрсәткечләрен киметү, ә сезнең докладта мин бу хакта бер сүз дә күрмәдем”,- диде Радий Хәбиров. Ул шулай ук анда туризм һәм “таякларда йөрүче” ветераннар турында гына язылган дип тә өстәде.

Радий Хәбиров БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровка, вице-премьер Ленара Иванова һәм БР Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белән берлектә, узган елдагы үлем очракларының сәбәпләрен анализларга һәм шуның буенча үлем күрсәткечләрен киметү буенча план әзерләргә кушты.

Читайте нас: