12 февральгә «Дом.РФ» банк-агенты ППК Күзәтчелек советы карары буенча Башкортстанда төзелеп бетмәгән 19 объектның алданган өлешчеләренә компенсация түләде.
Түләүләрнең гомум күләме 942 млн. сумнан артык тәшкил итте, дип хәбәр иттеләр республиканың Төзелеш Министрлыгында. Шул исәптән Иглин районы, Акбирде өлешчеләренә дә төзелмәгән торак өчен компенсация түләделәр.
Төзелеш министрлыгында әйтүләренчә, банк-агент документларның тулы комплекты тапшырылганнан соң 10 көннән соң компенсация күчерә. Ана капиталы файдаланылса, бу акчалар Пенсия фонды аша кире кайтарыла.
Компенсация квадрат метрның базар бәясеннән чыгып исәпләнә. Аның күләме һәрбер өлешче өчен аерым исәпләнде.