Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
13 февраль 2021, 23:31

Пенсия яшенә җитми үлгәннәрнең түләүләрен – якын туганнарына...

Пенсия яшенә җитми үлгәннәрнең түләүләрен – якын туганнарына...

Мондый тәкъдим яклау табачакмы?

Билгеле булуынча, 2019 елдан Русиядә пенсия реформасы башланды - акрынлап илдә пенсиягә чыгу хатын-кызлар өчен - 60, ә ир-атлар өчен 65 яшькә кадәр арта. Бу уңайдан төрле башлангычлар белән чыгыш ясап торалар.
"Гадел Русия" партиясе рәисе Сергей Миронов, мәсәлән, “үлгән русиялеләрнең иминият пенсияләрен (страховка өлешен) дәүләт аларның якын туганнарына тапшырырга тиеш”, дигән белдерү белән чыгыш ясады.
"Әгәр дә кеше гомер буе хезмәт куйган, иминият кертемнәрен түләгән, әмма үзенең тупланмаларыннан файдаланмыйча үлгән икән, дәүләт аның якын туганнарына бу түләүләрне кайтарырга тиеш", - дип белдерде парламентарий.
Миронов искә төшергәнчә, Дәүләт думасы шундый ук тәкъдимне 2019 елда кире каккан булган. Ул вакытта гадел рәвештә "картлык буенча иминият пенсиясен алуның гарантияләнгән чоры" (пенсия билгеләнгәннән соң биш ел) дәвамында үлгән гражданның иминият пенсиясен варисларга алу хокукы бирергә тәкъдим иткәннәр. Статистикадан күренгәнчә, хәзер ир-атларның өчтән бере яңача пенсия яшенә җитә алмый.
“Гадел Русия” лидеры әлеге белдерү белән пенсиянең тупланма өлешен алуга гаризаларны электрон рәвештә бирүне рөхсәт итүче карар көченә керү уңаеннан чыгыш ясады. Миронов фикеренчә, моңарчы варислар үлгән туганнары дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына керткән түләүләрне алырга хокуклы иде. Дәүләт тә үлгән русиялеләрнең иминият түләүләрен кайтарырга тиеш.

Фото: РИА Новости

Читайте нас: