Яңа көн
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общество
12 февраль 2021, 13:00

Аның белән горурланабыз

Һәр ир-ат хезмәт итәргә тиеш! Аның белән горурланабызКөчле һәм кыю ирләребезнең бәйрәмен билгеләүгә бер айдан азрак вакыт калып бара.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан без «Мин – Ватан сакчысы!» фотосурәтләр акциясен игълан итәргә булдык. Биредә изге бурычларын бүген үтәүче һәм үтәп кайтучылар, булачак сакчыларыбыз да катнаша ала. Ерак тарихны чагылдырган аклы-каралы фотолар булса да бик яхшы булыр.

Шулай ук хәрби киемдәге улыгыз яки кызыгызның балалар иртәләрендә төшкән, гаилә архивында сакланучы сурәтләре дә акциядә катнаша ала.
Фотосурәтләр 20 февральгә кадәр кабул ителәчәк. Алар барысы даhttps://avangard.rbsmi.ru/адресы буенча гәзитебезнең электрон вариантына куелачак. Март башында язма басмабызда да чагылыш табачак.
Фотосурәт һәм кыскача мәгълүматны 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка юллый аласыз.
* * *

«Янәшәбездә бүген дә хәрби хәрәкәттә катнашучы ир-егетләребез яши. Һәм безнең әфган сугышы турында алардан сорап белә алу мөмкинлегебез бар. Мәктәпне тәмамлагач, Фидартны, яшьтәшләрен кебек үк, Совет Армиясе сафына чакыралар. Ул Мәскәү чик буе отрядында биш айлык өйрәнү курслары үтә. Биредә яшь егетләрне миналар эзләү хезмәтенә әзерлиләр.

1988 елның маенда яшь сапер Фидрат Хамадаминәв совет гаскәрләре составында үзенең интернациональ бурычын Әфганстанда үти башлый. Мәктәп бусагасыннан диярлек турыга сугышка эләккән егет «басмачлар» белән барган беренче канкойгыч бәрелешләрдә үк катлаулы җәрәхәтләр ала: контузияләнә һәм таш өеме астында кала. Аны нибары беләгендәге бүләккә бирелгән исемле сәгатеннән генә танып алалар.

Хәрби хәрәкәтләр ветераны Фидрат Хамадаминев чит-ят җирдә ун ай да ун көн хткәрә. Ул күпләгән медаль һәм бүләкләргә ия. Авылыбызның кыю солдаты белән чын күңелдән горурланабыз».

* * *

Хөрмәтле укучылар! Сездән хәбәрләр көтеп калабыз. Элемтә өчен телефоныбыз – 8-919-615-74-19.

Читайте нас: