Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
11 февраль 2021, 17:52

Тукталышта да уяу булырга кирәк...

Тукталышта да уяу булырга кирәк...

Уфада 74 маршрут буенча хәрәкәт итүче пассажир автобусы тукталышка бәрелгән. Авария Октябрь проспектында була. 34 яшьлек водитель идарә иткән автобус «Тимер юл хастаханәсе» тукталышына барып менгән. Җәмәгать транспортында 12 пассажир булган. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән.

Дәүләт юл инспекциясе хезмәткәрләре вакыйга урында эшли. Кызганычка бу автобусларның тукталышка бәрелүенең беренче очрагы гына түгел. Шуңа күрә тукталышта да уяу булырга кирәклеген истән чыгармыйк.

Чыганак: gorobzor.ru
Фото: gorobzor.ru
Читайте нас: