Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
11 февраль 2021, 17:54

"Салават Юлаев" финнары безнең яклы

"Салават Юлаев" финнары безнең яклы

Финляндия җыелма командасының баш тренеры Юкка Ялонен “Салават Юлаев” хоккей клубында уйнаучы финнарның Швециядә узачак Евро хоккей турында ил җыелмасы өчен уйнаудан баш тартуларының сәбәбен аңлатты. Милли команда тренеры әйтүенчә, Тему Хартикайнен, Маркус Гранлунд һәм Сакари Маннинен КХЛ плей-оффына әзерлек аркасында Финляндия җыелма командасына кушылмаячакларын белдергәннәр.

“Мин КХЛдан берничә уенчы белән элемтәгә кердем, алар Европа хоккей турының өченче этабында катнашмаячаклар. Алар плей-офф уеннарына ныклы әзерләнергә һәм моңа аерым игътибар итергә теләк белдерделәр. Бу бик яхшы аңлашыла һәм кабул ителә. Һәр уенчы җыелма командада уйнау буенча үзе карар кабул итә ", - ди финнарның җыелма командасы баш тренеры Юкка Ялонен.

Исегезгә төшерәбез, "Салават Юлаев" 18 февральдә, Швеция хоккей уеннары паузасыннан соң, Казанның "Ак Барс" командасын кабул итәчәк. КХЛ регуляр сезонында командабызга биш матч уйныйсы калды. Әлегә безнең команда Көнчыгыш конференциясендә дүртенче урында бара.

Читайте нас: