Барлык яңалыклар
Общество
10 февраль 2021, 17:00

Төркиягә рейслар арта

Быел Төркиянең Анталья ярында яллар Уфада яшәүчеләр өчен 20 февральдән башланачак. Coral Travel туроператоры рейслар ачылуы турында игълан итте.

"Төркия 23 февраль һәм 8 март кебек бәйрәмнәрдә һәрвакыт популяр ял итү урыны булды. Быел да бу юнәлеш күпләрне кызыксындыра, сәяхәт билетларына сорау көннән-көн арта, беренче рейска билетлар сатылып бетте. Хәзер Антальяда яз башы, агачлар чәчәк ата, кояшлы җылы һава торышы башлана. Елның бу вакыты экскурсияләр өчен дә, диңгез яры буйлап сәяхәт итү өчен дә, Төркия кунакханәләренең җылытылган бассейннары янында кояшта кызыну өчен дә идеаль», - ди Уфа туроператоры.

Антальяга рейслар 20 февральдән шимбә көннәрне Боинг 737-800 очкычында Royal Flight һава компаниясе белән башкарылачак. Очкыч Уфадан иртәнге биштә, ә Антальядан кичке тугызда китәчәк. Шулай итеп, китү һәм кайту көннәрендә дә тулы ял итү мөмкинлеге булачак.

Читайте нас в