Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
10 февраль 2021, 16:34

Радий Хәбиров: “Бәхетле сәгать”тә бушлай йөргәннәр

“Алга” бердәм транспорт картасы сөендерерлек статистика саннарын күрсәтә. 2019 елның июленнән алып гамәлгә керткәннән башлап республика халкы бу транспорт картасын 38 миллион тапкырга якын кулланган.

Ә 2,4 миллион поездка “бәхетле сәгать” вакытында, ягъни бушлай башкарылган. Димәк, пассажирлар транспортта йөрүдә генә 48 миллион сум экономияләгән дигән сүз. Әлбәттә, бу күрсәткечләр динамикада булачак, артачак кына, чөнки республикада атна саен 5 мең яңа карталар сатып алалар. “Алга” күп функциялегә әйләнә. Пилот режимында кибетләрдә ташламалар системасын кертүне өйрәнәбез.

Андроидларда “Алга” мобиль кушымтасын булдырдык. Apple өчен дә әзерлибез. Болар акчалар исәбен уңайлы форматта күзәтеп барырга, балансны тулыландырырга рөхсәт итә. Картаны югалту да куркыныч түгел бу очракта. Электрон билетлар шулай ук смартфоннарда да күрсәтеләчәк.

Үзебезнең яктан пассажирларның уңайлылыгын һәм иминлеген тәэмин итүне арттырырга тырышабыз. Быел Уфа урамнарында урта класстагы тагы 120 автобус пәйда булачак. Тәүге партияне апрельдә үк көтәбез. Аларны элемтәсез түләү системасы – валидаторлар – белән тәэмин итәчәкбез”, – дигән Радий Фәрит улы үзенең “ВКонтакте” челтәрендәге аккаунтында.

Чыганак: vk.com/radiyhabirov
Читайте нас: