Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
10 февраль 2021, 17:04

Киләчәктә таблеткалардагы вакцина кулланылырмы?

Британиянең иммунизация эшләре буенча министры Надим Захави киләчәктә вакцина таблетка рәвешендә барлыкка килергә мөмкин, дип белдергән.

Аның сүзләренә караганда, мондый технологияләр инде эшләнүдә, һәм Британиянең теләсә нинди штаммнарга каршы көрәшергә сәләтле киң спектрлы вакциналар җитештерү өчен мөмкинлекләре бар.

Шул ук вакытта ул хәзер Британиянең AstraZeneca вакцинасы белән тәэмин итүдә өзеклекләр белән очрашуын раслаган, бу вакцинация кампаниясе барышын боза.

Ауропаның башка илләрендә дә шундый ук проблема бар, һәм, экспертлар фикеренчә, таблеткалардагы вакцина аны хәл итәргә ярдәм итәчәк, чөнки таблеткаларны транспортлау һәм саклау җиңелрәк.

Биотехнологияләр өлкәсендә Британия гиганты, IoBio компаниясе хәбәр иткәнчә, элегрәк таблеткаларны хайваннарда башланган сынау уңай нәтиҗә биргән. Хәзер IoBio һәм Американың ImmunityBio компаниясе Британия территориясендә клиник сынауларга керешергә әзер. АКШта таблеткалардагы вакцинаның клиник сынаулары гыйнвар аенда ук башланган...

Читайте нас: