Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
10 февраль 2021, 17:03

Башкортстан "Русиядә җитештерелгән" проектында катнаша

Башкортстан Хөкүмәте, Росконгресс фонды һәм «Милли бренд» оешмасы «Русиядә җитештерелгән» милли бренд проекты кысаларында реклама, брендинг һәм производство, экспорт һәм мәдәният потенциалын, шулай ук кеше капиталы өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.



Документка Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, Росконгресс фонды директоры Александр Стуглев һәм «Милли бренд» җәмгыяте генеральный директоры Михаил Садченков кул куйдылар.

- Башкортстан өчен «Русиядә җитештерелгән» проектына кушылу безнең җитештерүчеләр товарларының илдә иң югары сыйфат критерийларына туры килүен раслый. Без, шулай ук, үзебездә "Башкортстанда җитештерелгән" проектын үстерәбез. Әлеге проектларны гамәлгә ашырудан синергетик эффект республикада эшлекле активлыкны алга таба үстерү һәм бизнес-климатны яхшырту өчен этәргеч бирер дип ышанам, – дип ассызыклады Андрей Назаров.

Килешү очрашулар, сессияләр, "түгәрәк өстәл"ләр һәм конференцияләр барышында якларның хезмәттәшлеген күздә тота. Мәгълүмати материаллар алмашуга, шулай ук республиканың бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләренә үзара эксперт һәм консультацион ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар биреләчәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Читайте нас: