Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
9 февраль 2021, 13:45

Трассада коточкыч авария

Трассада коточкыч авария

Бүген, 9 февраль иртәсендә, Самара-Уфа-Чиләбе автомобиль юлының 1480 километрында сәгать 9 тирәсендә авария теркәлгән.

Кызганычка каршы, һәлак булучылар да бар. Беренчел мәгълүматлар буенча, Чиләбе ягына хәрәкәт итүче Lexus белән аңа каршы килүче ”Тонар” йөк машинасы бәрелешкәннәр. Җиңел автомобильдәге ике кешенең гомере өзелгән.

Вакыйга урынында полиция һәм башка хезмәтләр эшли. Авариянең сәбәпләре ачыклана.

Юлларда сак булыгыз, дуслар!

Чыганак: bashinform.ru
Фото: Динар Гыйльметдиновның Facebook-тагы блогыннан.
Читайте нас: