Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
9 февраль 2021, 12:44

Күңелле чор

Спорт Күңелле чор

Соңгы вакытта Агыйдел буендагы чаңгы юлында чаңгычылар шактый күп күренә башлады. Шунысы сөенечле, биредә тулы гаиләләр, төркемнәр белән бергәләп шуалар.

–Саф һавада спорт белән шөгыльләнү онытылмас тәэссоратлар бүләк итә. Бу кышкы актив спорт төрен бик яратабыз, – диләр “Соловушки” рус халык җыры ансамбленә йөрүчеләр.

–Кыш – күңелле чор. Күктән ябалаклап кар ява, ә без чаңгыда шуабыз. Бу иң яхшы ял, – диләр Илира һәм Илшат Арслановлар.

Хөрмәтле укучылар! Ә сез нинди кышкы спорт төрен яратасыз? Үзегезнең актив ял итүегез турындагы хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына көтеп калабыз.

Читайте нас: