Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
9 февраль 2021, 13:46

Бакчачының мәшәкатьләре башлана...

Бакчачының мәшәкатьләре башлана...

Февраль – елның иң кар-бураннарга бай ае дип исәпләнә. Ә кар күп икән, димәк, киләсе уңышлар да мул булачак дигән сүз.

Быел яз иртә килерме, әлегә бу хакта хәтта синоптиклар да тәгаен генә әйтә алмый. Иртә язны безнең ата-бабалар өнәп бетмәгән,ни өчен дигәндә, кыш, гадәттә, әйләнеп кайтмый калмый. Ә бу инде аның салкыннары һәм көчле кар-бураннары үсентеләр өчен үлемечле булырга мөмкин дигән сүз.

Ни генә дисәң дә, февраль – кышның соңгы ае һәм ул барыбер язга тарта инде. Аеруча ай ахырына табан зәңгәрсу күктә кояш ешрак елмая башлый, карлар эрүе күзәтелә. Февральне халыкта шулай ук ян-якны җылытучы дип тә атыйлар, чөнки кояш кырыйлап җылыта, ә күләгә урыннарда борын туңа. Ап-ак кар өслеге агылган кояш энергиясенең 90 процентына кадәр кире кайтарыла, моның исә җимеш культуралары кайрысын “яндыруы”, агачларны харап итүе бар.

Февраль аенда бакчага чыксаң, еш кына “шырт” иткән тавышны ишетергә мөмкин. Бу – салкыннан агач кайрылары шартлап ярыла һәм анда салкын үтеп керерлек ярыклар барлыкка килә дигән сүз. Сәбәбе – көндез агачлар чагу кояш астында ныклап җылына, ә төнлә бик тиз суына. Язын, көннәр җылыткач, ярыклардан агач тукымаларына үтеп кергән зарарлы гөмбәчекләр кайрыны һәм агачның үзәген зарарлый, черүгә китерә.

Бакчадагы агачларның кайрылары каты салкында зыян алмаганмы икәнен февраль аенда тикшерә башларга кирәк: мәсәлән, штамб һәм төп ботаклар башланган җирдә көздән буялган акбур бетмәгәнме (кирәк икән, кабат известь сөте белән сылап куегыз)?

Фото: russad.ru
Читайте нас: