Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
8 февраль 2021, 22:43

Туйдан акчалы сандыкны урлаган...

Туйдан акчалы сандыкны урлаган...

Яшь пар белдерүенчә, анда 400 мең сумнан артык акча булган.

Бу гаҗәпләндегеч хәл Ырынбур өлкәсендә булган. Яшьләр туйга 200гә якын кешене чакырган. Әлбәттә, барлык кунаклар да бер-берсе белән таныш булмаган. Шулай итеп, туйның уртасында алып баручы барлык кунакларны да түргә биергә чакырган. Бер сәгать үткәч, барлык кешеләр дә урыннарына утырышканда, яшь гаилә акчалы сандыкның югалуын аңлаган.

Иң башта моны кунакларның шаяруы дип кенә уйласалар, соңыннан аның чыннан да урлануы ачыкланган. Бирегә шунда ук хокук сакчыларын чакыртканнар.

Яшь пар хәбәр итүенчә, сандыкта якынча 400 мең сумнан артык акча булган. Полиция хезмәткәрләре биредә булган видеокамералар ярдәмендә сандыкны билгесез ир-егет урлавын ачыклаган. Әмма аның битен күреп булмаган, чөнки ул битлек кигән булган. Хәзер бу хәл буенча җинаять эше ачылган.

Фото: raduga-msk.ru
Читайте нас: