Яңа көн
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
8 февраль 2021, 18:11

Пенсия реформасыннан кем отты?

Пенсия реформасыннан кем отты?

Биш ел элек хөкүмәт эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне туктатты. Кайчан эшләүдән туктыйлар, шунда бар еллар өчен алырлар, янәсе. Тик биш ел элек булган акча белән бүгенгене чагыштырып буламы? Бүген инфляция 4 проценттан артмый дисәләр дә, гади халык аның авырлыгын үз кесәсендә яхшы сизә. Әйтүләренчә, 2015 елда Кырымны Русиягә кайтарудан соң башланган бу хәлләр. Ул вакытта икътисади кризис рәсми инфляцияне 12 процентка күтәрде, бюджет дефициты барлыкка килде, шуңа күрә пенсияләрен индексацияләүне туктатып торырга туры килә, диделәр. Ул вакытта 1 доллар 30 сум чамасы тора иде. Аннан соң ул кинәт 60 сумга күтәрелде. Ягъни сум 2 тапкырга очсызланды. Шулай булгач, инфляция 12 процент тәшкил итә дип буламы? Күпләр пенсия индексациясен бетерү вакытлыча чара, бер-ике елдан ул тергезелер, дигән өмет белән яшәде. Ләкин хөкүмәт башта ук бу чараны даими дип санады һәм яңадан карарга ризалашмады. Биш ел эчендә индексацияләнгән пенсияләр һәм бу өстәмәне алмаучы, эшләп йөрүче пенсионерлар арасында аерма 30 процентка җитте. Эпидемия һәм аның аркасында килеп чыккан иктисадый проблемалар халыкның ризасызлыгын тагы да арттыра төште. Быел көз Дәүләт думасында сайлаулар үтәчәк. Кайбер сәясәтчеләр шушы форсаттан файдаланып, халык яклаучылары булып чыгыш ясый башладылар. Владимр Путинга да бу четрекле мәсьәлә буенча зарланулар еш килә.

Ниһаять, Президент 31 декабрьдә Министрлар кабинетына “1 февральгә кадәр эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне кайтару вариантларын тәкъдим итәргә”, дигән боерык бирде.

Мондый боерыкка ничек киленде?

2020 ел башында Кремль Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча зур кампания башлап җибәрде. Үзгәрешләр кертү буенча фикер алышулар барышында берничә мөһим социаль ярдәм мәсьәләсе дә каралды. Аларның берсе нәкъ пенсияләрне индексацияләүгә кагылышлы иде. Үзгәрешләргщ ярашлы пенсияләр ел саен Федераль законнар нигезендә арттырылырга тиеш.

Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча Дәүләт Думасында фикер алышканда “Бердәм Русия” партиясе депутаты Михаил Тарасенко: “Бу билгеләмә эшәләүче пенсионерларга индексация түләүне тергезүне аңлатамы”,– дигән сорау бирә.

Төзәтмәләр буенча ил җитәкчесе тарафыннан расланган махсус эшче төркем рәистәше, Русия хөкүмәте янындагы закончылык институты җитәкчесе Талия Хәбриева “әйе” дип җавап бирде. Тик икенче көнне үк хезмәт министры Антон Котюков авызы белән хөкүмәт үз фикерен ачыклады: “эшләүче пенсионерларга индексация әле дә түләнә, тик кәгазьдә генә, моны һәркем пенсия фондындагы шәхси кабинетка кереп карый ала, әмма түләүләр эштән киткәч кенә башкарылачак”. Нәтиҗәдә Конституциягә үзгәрешләр кертелде, ул кабул ителде, әмма эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү генә үзгәреш кичермәде.

2020 елның октябрь аенда ил җитәкчесе Дәүләт Думасы фракцияләре җитәкчеләре белән зур сөйләшү үткәрде. Нәкъ әлеге очрашу барышында “Гадел Русия” партиясе җитәкчесе Сергей Миронов бу мәсьәләне янә күтәрде. Владимир Путин бернәрсә дә вәгъдә итмәде һәм хөкүмәткә бу уңайдан ниндидер “күрсәтмә” бирелүен генә әйтеп узды. Сәясәтчеләр Кремль сайтыннан бу күрсәтмәне эзләп карасалар да, таба алмадылар. Күрәсең, әлеге күрсәтмә кәгазьдә түгел, ә телдән генә әйтелгәндер. Бу мәсьәләне ил бюджеты расланып, кабул ителгәнче күтәрү мөһим иде. Ел ахырында 2021-2022 елларга ил бюджеты закон буларак кабул ителде. Әмма 2021 ел бюджетында эшләмәүче пенсионерларның пенсиясен 6,3 процентка индексацияләү генә салынган. Эшләүче пенсионерлар тагын онытылды. Ил бюджеты проект буларак каралганда ук Финанслар министрлыгы бу мәсьәләгә кискен каршы булуын белдерде. Сергей Мироновның фракциясенә кадәр дә Дәүләт Думасына эшләүче пенсионерларга 5 ел дәвамында түләнмәгән акчаларны кире кайтару буенча берничә проект тәкъдим ителгән. Әмма хөкүмәт аларның барсын да кире кага килә.

17 декабрьдә Владимир Путинның еллык матбугат конференциясе булды. Анда да индексация мәсьәләсен күтәрделәр. Президентның җавабы конкрет булмады. “Бер яктан кемгәдер индексацияләү, ә кемгәдер юк алымы бик гадел түгел. Аннары кайбер эшкә пенсионерлардан башка барырга атлыгып тормауларын да онытырга ярамый. Шул ук вакытта алар бит эшлиләр һәм эшләмәүче пенсионерлардан аермалы буларак, азмы-күпме өстәмә керем алалар”.

Декабрь ахырында ил җитәкчесе Бәйсез профсоюзлар башлыгы Михаил Шмаков белән очрашып бу мәсьәлә буенча аерым сөйләшү үткәрде. Профсоюз лидеры шулай ук Конституциягә сылтанды һәм индексацияне кире кайтару “җәмгыятьтә барлыкка килгән ышанычсызлыкны һәм киеренкелекне бетерәчәк”, диде. Президент гаделсезлек барлыгы белән килешеп, “ бу мәсьәлә өстәмә тикшерүне таләп итә”, диде. Бер көн үтүгә, 31 декабрьдә Кремль сайтында “Хөкүмәткә 1 февральгә кадәр индексацияләү проектын эшләргә” дигән боерык дөнья күрде. Бу мәсьәләне тагын да суза килү, бер яктан ризасызлык тудырса, икенче яклап, эшләүче пенсионерларның кимүенә китерде. Берләре эшләүдән туктаса, икенчеләре “күләгә”гә китү юлын эзли башлады.

Росстат мәгълүматлары буенча да эшләүче пенсионерлар саны елдан-ел кими бара. 2016 елның гыйнварына андыйлар 15,2 миллион булса, 2020 елның гыйнварына 9,3 миллионга торып калган. Аларның иң күп өлеше 2016 елда, индексацияләүне туктатканнан соң эштән киткән. Пенсия фондында теркәлгән барлык пенсионерлар арасында эшләүче кешеләр өлеше дә кимегән. 2016 ел башындагы 36 проценттан 2020 ел башына 21 процентка калган. Росстат әле 2021 ел башы өчен мәгълүмат бирми, аларны бары Пенсия фонды һәм Хөкүмәт кенә белә. Русиянең социаль сәясәт институты директоры урынбасары Оксана Синявская бу күренешкә аңлатма бирде: “Эшче пенсионерлар саны кимесә дә, мәшгульлек базары күрсәткечләрендә алар кимемәгән , ә бары”күләгә”гә генә киткән.

Дәүләт Думасының элеккеге депутаты, бүген Санкт-Петербург шәһәре парламенты депутаты Оксана Дмитриева тагын да күңелсезрәк саннар китерде. Аларны күпләребез хәтта белмидер дә.

  • Пенсия яшенә җитү белән эштән китүгә хөкүмәт чыгарган законнар этәрә. Мәсәлән, кеше пенсия яшенә җиткәч тә эштә кала. Эш бирүче оешма аның хезмәт хакыннан Пенсия фондына тулысынча взнослар түләүне дәвам итә. Шул ук вакытта ул зур хезмәт хакы алып шактый взнос күчерә барса да, аның пенсия капиталы нибары 3 баллга күтәрелә. 1 баллның ничә сумга тиң булуын ел саен хөкүмәт билгели. 2021 елда 1 балл – 98 сум 86 тиенгә тиң. Исәпләп карасаң, 3 баллга пенсионерга елына нибары 297 сум өстәлә. Шуңа күрә күпләр эштән китә яки күләгәгә күчә,– ди депутат.
  • Әйткәнемчә, Владимир Путин 1 февральгә кадәр хөкүмәткә индексацияне кайтару буенча проектлар тәкъдим итәргә кушты. Хезмәт министрлыгы үз тәкъдим проектын нәкъ шушы датага эшләп өлгерткән һәм хөкүмәткә тапшырган. Тик аның эчтәлеге һәм индексацияне кайтаруны билгеләгән вакыты беркемгә дә билгеле түгел. Дәүләт Думасы фракцияләре дә үзләренең проектларын тәкъдим иткән. Хезмәт министрлыгы әзерләгәне дә, сәяси партияләр эшләп тәкъдим иткәннәре дә өч төрле алымны күзаллый дигән фаразлар бар. Берсе: узган елларда түләмәгән акчаларны онытырга һәм 2022 елдан эшләүчеләргә дә, эшләмәүче пенсионерларга да бердәм индексация эшләргә. Икенчесе: шушы еллар эчендә түләнмәгән акчаларны өлешләргә бүлеп, берничә ел эчендә түләргә. Бу алым бөтенләй халык файдасына түгел. Биш ел эчендә түләнмичә килгән акчаларның бәясе болай да елдан-ел кими бара. Чөнки инфляция үсә. Ул акчаларны берничә елга сузып кайтарсалар, алар заманында Саклык банкында янган халык акчалары кебек юк дәрәҗәсендә булачак. Өченче проект: индексацияне бөтенләй тергезмәскә, чөнки бюджетта акча юк.

    Федерация Советы әгъзасы Василий Иконников исә узган елларда түләнмәгән акчаларны бирмәскә, әмма 2021 елның 1 гыйнварыннан барлык пенсионерларга да бер төрле индексация эшләргә”, – дип тәкъдим итте.

    “Гадел Русия” фракцисе баштан ук 2016 елның 1 гыйнварыннан алып җыелган акчаларны берьюлы түләргә кирәк дигән фикердә. Депутат Ярослав Нилов “эшләүче пенсионерларга да индексация бурычларын кайтарырга һәм 2021 елдан барсына да бер күләмдә индексация эшләргә кирәк. Ул кешеләр гомер буе эшләп пенсияне алу хокукы алган бит. Аларның бүген эшләп йөрүе бернинди каршылык тудырырга тиеш түгел. Бу гаделлек түгел, пенсионерларны беренче һәм икенче сортка аеру дөрес түгел”, –дип чыгыш ясады.

    2017 елда, ул вакыттагы Хезмәт министрлыгы башлыгы Максим Топилин, индексацияне кире кайтару федераль бюджетка елына 200 миллиард сумга төшәчәк, диде.

    2019 елда, ул вакыта Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов 2020 елда барлык пенсионерлар өчен индексация тергезү 368 миллиард сумга төшәчәк, мондый акчалар юк, дип җаваплады. Соң, бу мәсьәлә чишелешен сузган саен, суммса артачак инде. Аннары, гафу итегез, акча юк, вәссәлам дияргә генә калчак. Ни өчен шулай?

    Читайте нас: