Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
8 февраль 2021, 17:58

Акча аласың киләме? Мартта өлгереп кал!

Апрельдә инде соң булачак... Тулырак – сайтта.

Русия Президенты Владимир Путинның 2020 елның 17 декабрендә имзаланган 797 санлы Указы нигезендә 7 яшькә кадәрге балаларга 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган дәүләт ярдәме билгеләнгән иде. 2020 елның 1 июленнән соң балалары туган (уллыкка алынган) гаиләләр һәм Русия Пенсия фонды тарафыннан бирелә торган түләүләр артыннан бер тапкыр да мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр аны алу өчен 2021 елның 1 апреленә кадәр гариза тапшыра алалар.

Гаризаны “Госуслуги” порталы аша яки шәхсән Русия Пенсия фондының район һәм шәһәрләрдәге клиент хезмәтләренә барып тапшыру отышлы. Бу 2020 елның 1 июленнән соң туган балаларга финанс ярдәме алуга да кагыла. Гаризада һәр баланың туу турында таныклык мәгълүматларын һәм акча күчереләчәк банк счеты реквизитларын күрсәтергә кирәк. Гариза, шулай ук, элегрәк балалар өчен түләү алган ата-аналарның банк счеты ябылган очракта да кирәк булачак.

Бер тапкыр бирелә торган ярдәм 7 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка алучыларга, опекуннарына һәм попечительләренә бирелә. Аның күләме 5 мең сум тәшкил итә. 2020 елда 3 яшькә кадәрге балалар өчен айлык финанс ярдәме яки 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алган бөтен гаиләләргә дә декабрьдә Русия Пенсия фонды хезмәткәрләре автоматик рәвештә 5 мең сум акча күчерде. Безнең республикада 2020 елның 17 декабренә 8 яшь тулмаган 387 мең балага әлеге акчалар күчерелде, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасы буенча Русия Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Фоат Хантимеров.

Фото: m.in-news.ru
Читайте нас: