Барлык яңалыклар
Общество
7 февраль 2021, 13:41

Туклану системасы камилләшә

Туклану системасы камилләшә

5 февральдә Сибай шәһәрендә социаль туклануны оештыру системасын камилләштерү, шулай ук Урал аръягы территориясендә кластер башлангычларын үстерү мәсьәләләренә багышланган семинар үтте.
Аутсорсинг аша социаль туклануны оештыру тәҗрибәсе турында Башкортстанның Социаль туклану предприятиеләре ассоциациясе рәисе Виталий Черевков сөйләде.

“Социаль учреждениеләрдә туклануны аутсорсинг ярдәмендә оештыру чыгымнарны киметергә һәм шул ук вакытта урындагы товар җитештерүчеләрен җәлеп итәргә мөмкинлек бирә”, – ди ул.
Башкортстан сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусевның ассызыклавынча, төп идея Урал аръягында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне, эшкәртүчеләрне, логистика үзәкләрен һәм ритейлны берләштерү юлы белән товар үткәрү чылбырын булдыруга бәйле.
Семинарның икенче өлеше Урал аръягы районнары территориясендә агросәнәгать кластерын формалаштыруга багышланды.
Семинарда катнашучылар социаль туклану продуктларының сыйфатын тулы контрольдә тоту өчен республика производствосына күчәргә кирәк дигән фикерне белдерде.

Читайте нас: