Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
7 февраль 2021, 13:44

Гражданлык җәмгыятен үстерү советы составына үзгәрешләр кертелде

Гражданлык җәмгыятен үстерү советы составына үзгәрешләр кертелде

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү советы турындагы положениегә үзгәрешләр керткән указга кул куйды.

Документның яңа редакциясе нигезендә Советка урындагы үзидарә органнары вәкилләре дә керә ала.

Указ нигезендә, шулай ук, Совет составына үзгәрешләр дә кертелә. Шулай итеп, аның составыннан мәрхүм Алексей Зеликман чыгарылган. Аның урынына танылган юрист Рәфыйк Дүсәлиев Совет составына кертелгән.

Читайте нас: