Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
7 февраль 2021, 13:45

Быел “Ана капиталы”ның күләме нинди?

Быел “Ана капиталы”ның күләме нинди?

2021 ел башыннан бала туганда бирелә торган “Ана капиталы”ның суммасы шактый артты. Күпмегә? Төгәл саннар һәм бу өлкәдәге яңалыклар – сайтта!

2021 ел башыннан бала туганда бирелә торган “Ана капиталы”ның суммасы шактый артты. Хәзер беренче бала туганда бирелә торган “Ана капиталы”ның күләме 483 881,83 сум тәшкил итә. Икенче бала 2020 елга кадәр туган, ә ата-аналар сертификатны рәсмиләштермәгән яки кулланмаган очракта, ике баласы булган гаиләләргә дә шундый ук сумма каралган.

Беренче бала өчен “Ана капиталы” сертификатын алып, аннары тагын бер бала тапкан яки уллыкка алган гаиләләр өчен өстәмә рәвештә 155 мең 550 сум түләнә.

639 431,83 сум күләмендәге сертификат элек “Ана капиталы” алмыйча, икенче, өченче яки аннан соңгы балалары 2020 елның 1 гыйнварыннан соң дөньяга килгән гаиләләргә бирелә.

Акчаларының бер өлеше белән инде файдаланып өлгергән сертификат хуҗалары өчен “Ана капиталы” суммасының калган өлеше инфляция үсешен исәпкә алып, 3,7 процентка арта. Әлеге өлешне Русия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетыгызда, яки Пенсия фондының теләсә кайсы клиент хезмәтенә гариза язып ачыкларга мөмкин.

2020 елның апреленнән “Ана капиталы” сертификаты алу өчен гариза язу кирәкми, ягъни ул “Госуслуги” порталында ананың шәхси кабинетына автоматик рәвештә килә.

Русия Пенсия фондының Башкортстан Республикасы буенча идарәлек җитәкчесе Фоат Хантимеров әйтүенчә, Президент Владимир Путин тарафыннан “Ана капиталы” турындагы закон имзаланганнан бирле Башкортстан Республикасында 352 меңнен артык сертификат бирелгән. Шулардан 15969 гаилә “Ана капиталын” гариза язмыйча проактив рәвештә алган. Гаиләләрнең 68 проценты “Ана капиталы” акчаларыннан тулысынча файдаланган. Моңа 114 миллиард сумнан артык акча тотылган. 2020 елда “Ана капиталы” буенча түләүләрне финанслауга бюджеттан 10,7 миллиард сумнан артык акча җибәрелгән.

Фото: mordovmedia.ru
Читайте нас: