Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
6 февраль 2021, 11:23

Халык санын алуны тагын кичектерәләр

Халык санын алуны тагын кичектерәләр

Бөтенрусия халык исәбен алу 2020 елның октябрендә үтәргә тиеш иде. Әмма коронавирус аркасында аны 2021 елның апреленә күчергән иделәр

Ковидка бәйле хәл тотрыкланса да, яхшырды дип әйтеп булмый. Шуңа Русия Федерациясе хөкүмәте җанисәпнең төп өлешен 2021 елның сентябрендә үткәрергә карар иткән. Бу хакта Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов бәян итте.

“Халык исәбен алуны тагын бераз кичектерергә дип кабул ителде. Төгәл дата хөкүмәт карары белән билгеләнәчәк, – дип аңлата ул. – Җанисәпне күчерүнең төп сәбәбе – эпидемиологик хәлнең билгесез булуы. Әлбәттә, уңай якка үзгәреш бар. Ләкин алда ничек булыр икәнлеген билмибез. Коллектив иммунитет барлыкка килсен өчен вакцинация үткәрергә кирәк”.

Ни өчен сентябрь сайланган? Росстат хезмәткәрләре аңлатуынча, бу айда илнең күп территориясендә һава шартлары эш өчен уңайлы. Аннары, сезонлы чирләр дә бик булмый.

Әйткәндәй, барып җитүе авыр булган районнарда җанисәп 2020 елның октябрендә башланган иде. Смелов белдерүенчә, бу эш туктатылып торачак. Әлегә якынча 50 мең кеше исәпкә алынган булган. Алар яңадан саналачак.

Чыганак: www.bashinform.ru
Читайте нас: